Селәүсенне башта ит ашатып тынычландырганнар.
Әтнә районы Олы Әтнә авылында гаҗәеп вакыйга булган. Тиреслек өчен төзелә торган култыкка ике баласы белән селәүсен адашып килеп керә.
Җәнлекләрне коткару операциясен Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Равил Һадиев, “Әтнә” аучылык хуҗалыгы аучысы Илдар Вәлиуллин, комплекс башлыгы Айрат Садриев һәм “Тукай” совхозы ветеринары Илдар Сабиров оештырган. “Башта без аларны ит ашатып тынычландырдык. Аннан, баскыч ясап, табигый яшәү тирәлегенә чыгардык,” – дип сөйләгән Равил Һадиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар