1 сентябрьдән почта аша посылка, бандероль яки заказлы хатлар җибәрү өчен паспорт күрсәтергә яки "гади электрон имза"сервисын тоташтырырга кирәк булачак.
Бу хакта почта операторы үз сайтында кисәтә, дип хәбәр итә "Российская газета".
Әлеге яңалык Икътисади үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының апрель боерыгы шартларының берсе дип билгеләнә. Әлеге карарда почта аша хат яки посылка җибәрүчеләрне идентификацияләү шартларында гына алардан бандерольләр кабул ителергә тиеш дип әйтелә. Бу, боерык буенча, шәхесне раслаучы документ, бердәм идентификация һәм аутентификация системасы яки башка ысуллар буенча эшлиячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар