16+

Шешәдәшен кыйнаган, әнисен үтергән...

14 гыйнвар көнне Балтач районының Шеңшеңәр авылында исерткеч эчемлекләр кулланып, кәеф-сафа корып утырган шешәдәшләрнең мәҗлесе җинаять кылу белән тәмамланган.

14 гыйнвар көнне Балтач районының Шеңшеңәр авылында исерткеч эчемлекләр кулланып, кәеф-сафа корып утырган шешәдәшләрнең мәҗлесе җинаять кылу белән тәмамланган.

39 яшьлек ир-ат танышларына кунакка килә. 65 яшьлек хуҗа хатын һәм аның 45 яшьлек улы кунак белән хәмер авыз итеп, күңелле генә утырганда ике ир арасында бәхәс куба. Кунак хуҗа ирне кыйный башлый. Улын яклап, аны кунакның авыр йодрыкларыннан аралап алырга тырышкан әни кешегә дә шактый эләгә. 39 яшьлек гаепләнүче икесенең дә идәндә хәрәкәтсез ятуларын күреп, өйдән чыгып кача. 
Икенче көнне зыян күрүче ир уянып, әнисенең үле гәүдәсенә юлыга. 

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, Россия Җинаятьләр Кодексы 111 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше ачылган.  Җинаять кылуда шикләнелүче кулга алынган, тикшерү эшләре бара. 

18+

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

2

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading