16+

Шампан шәрабын ничек сайларга?

Шәрабның төсе аның сыйфатына йогынты ясамый. Ә менә ничә еллык булуы киресенчә икән.

Шампан шәрабын ничек сайларга?

Шәрабның төсе аның сыйфатына йогынты ясамый. Ә менә ничә еллык булуы киресенчә икән.

Шампан шәрабы составында шикәр күпме булуына карап, берничә төргә бүленә. Болар экстра брют, брют, коры (сухое), ярымкоры (полусухое) һәм баллы шәраблар. Шуңа да әлеге эчемлекне алганда, аның этикеткасына игътибар итәргә кирәк. Баллы яратучы икәнсез, брютны сайлау сезнең файдага булмаячак, дип киңәш итә вино эшләнмәләрен өйрәнүче департамент директоры Олеся Буняева.

Шулай да сатып алучылар арасында брют иң популяры булып санала икән.

"Җитештерүчеләрнең шактые гомуми күләмнең 1/3 шул төрдәге шәрабны ясый. “Россия шәраб гиды”нда коры һәм баллы шәраблар 50/50 чагыштырмасында тәкъдим ителә. Тикшеренүләргә алынган 70 төрнең 33 се брют һәм экстра брют. Калганнары ярымкоры, ярымбаллы һәм баллы шәраблар”, - ди Олеся Буняева.

Шәрабның төсе аның сыйфатына йогынты ясамый. Ә менә ничә еллык булуы киресенчә. Гадәттә, уйнаклап торган шәраблар классик ысул ярдәмендә ясалган була.

Кыйммәт булмаган эчемлек сайлаганда, уңышның ничәнче елгы булуына яисә шешәләргә кайчан салынганына игътибар итәргә кирәк.

- "Газлы шәраблы эчемлек” дигән язулы шәраблар алудан тыелыгыз. Аның составында су, ароматизаторлар гына, - дип киңәш итә Буняева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading