16+

“ШК” тыңлый: Кайсы сайлау участогына барырга?

"Шәһри Казан"га иртәдән үк укучыларыбыз мөрәҗәгать итә башлады. Халыкның күбесен бу көннең төп вакыйгасы - сайлауларга кагылышлы сораулар борчый.

"Шәһри Казан"га иртәдән үк укучыларыбыз мөрәҗәгать итә башлады. Халыкның күбесен бу көннең төп вакыйгасы - сайлауларга кагылышлы сораулар борчый.

- Кайсы участокка барып сайларга икәнлеген ничек белергә? Мөһим сәбәпләр аркасында сайлауга бара алмасак, кая мөрәҗәгать итәргә? - дип, соравын юллады безгә Казаннан күпбалалы ана Мәрьям Сафина.

Әгәр дә бүген мөһим сәбәп белән сайлауга бара алмагансыз икән, әйтик, сәламәтлегегез начарланып китте ди, сәгать 14.00гә кадәр теркәлү урыны буенча сайлау участогына хәбәр итәргә кирәк. Еллык командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм җәмәгать бурычларын үтәү һәм башка сәбәпләр аркасында сайлауга килә алмаганнарга, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә сайлау участогыннан читтә тавыш бирү мөмкинлеге тудырылачак. Кайсы сайлау участогына барырга дигәндә, бу хакта сайлауга чакыру кәгазендә күрсәтелергә тиеш. Сайлаучылар исемлеген Россия Үзәк сайлау комиссиясенең Интернет челтәрендәге www.cikrf.ruрәсми сайтында урнаштырылган "Үзеңне сайлаучылар исемлегендә тап" сервисыннан карый аласыз. Әгәр дә теркәлү урыны буенча сайлау участогыннан "открепительный" кәгазь алган булсагыз, үзегезгә уңайлы урында тавыш бирә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading