16+

Синоптиклар Татарстанда буран булачак дип фаразлый

22 ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.

22 ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана. Юлларда бозлавык саклана.

Төнлә һава температурасы -4..-9 градус, ә аязганда -13 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -2..-7 градус көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар. Җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана

Чәршәмбе, 23 ноябрьдә, төбәктә болытлы һава торышы көтелә. Җепшек кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык фаразланга. Һава температурасы төнлә -3..-8 градус һәм көндез 0..-5 градус була. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading