Татарстанда 15 март көнне болытлы һава торышы көтелә.
Иртән һәм көндез урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә уртача явым-төшемнәр көтелә. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык фаразлана. Җил 8-13 м/с тизлек белән көньяктан исәчәк.
Көндез термометр баганалары 2 градустан -3 градуска кадәр күрсәтәчәк. Республиканың көнчыгышында - 2-7 градус салкын булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык. Казанда шулай ук кар һәм юеш кар рәвешендәге болытлы һава торышы һәм явым-төшемнәр көтелә. Урыны белән буран һәм бозлавык булачак. Җил көньяктан уртача, урыны белән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Көндез 0 метрга кадәр җылытачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар