"Сириус" мәгариф үзәгендә баянда уйнарга өйрәтәчәкләр
“Сириус” мәгариф үзәгендә 10-17 яшьтәге балалар белем алыр дип көтелә. Укулар 1 сентябрьдә башлана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
“Сириус” мәгариф үзәгендә 10-17 яшьтәге балалар белем алыр дип көтелә. Укулар 1 сентябрьдә башлана.
Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында «Казанның ачык сәләтлеләр университеты»ның башкаручы директоры Айдар Акмалов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, “Сириус” үзәге “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексындагы олимпиада үзәге базасында урнашачак. “Укучыларны сәнгать, фән һәм спорт юнәлешләре буенча укытачаклар. Спорт буенча атлетика, фән буенча биология программалары каралган. Сәнгать юнәлешендә И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте мөгаллимнәре баянда һәм башка уен коралларында уйнарга өйрәтер дип көтелә. Милли уен коралларында уйнау – үзәк өчен яңалык.”, - диде Айдар Акмалов.
Олимпиада үзәге җитәкчесе Гөлнара Исламова әйтүенчә, үзәк балаларны олимпиадаларга әзерләү белән шөгыльләнә. “Бездә белем алган укучыларның нәтиҗәләре Россиядә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, өченче урында тора. Безнең балалар белән үзебездә үк укып чыккан яшьләр һәм студентлар шөгыльләнә. Укучыларыбыз Казанның Лобачевский исемендәге лицейда, КФУның IT лицеенда, 131 лицейда, 2нче лицей-интернатта, Чаллының 26нчы гимназиясендә белем ала. Безнең үзәк ел әйләнәсе эшли. Хәтта җәй көне дә профильле сменалар булдырылган”, - дип сөйләде Гөлнара Исламова.
Сәләтле балаларны һәм яшьләрне укытучы “Сириус” мәгариф үзәген төзүгә 340 млн.сум акча бүлеп бирелгән булган.
Эльвира ШАКИРОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«АЛМА» төркеме Казанны ярата!
-
#Кыскача яңалыклар
Ике миллионнан артык Татарстан халкы грипптан прививка ясатырга җыена
-
#Кыскача яңалыклар
В Рыбной Слободе пройдет фестиваль женского народного промысла «Бистә шәле»
-
#Җәмгыять
“Абилимпикс”ның 79 финалисты арасында 16сы – татарстанлылар
-
#Кыскача яңалыклар
Мошенникларның тагын бер алымы: автомобиль дә һәм акча да юк
Комментарийлар