16+

Социаль фонд МХОда катнашучыларга тиешле ярдәм чаралары турында искә төшерде

Татарстан Социаль фонды МХОда катнашучыларга биредә торган ярдәм чаралары турында хәбәр итте. Бу хакта фондның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Социаль фонды МХОда катнашучыларга биредә торган ярдәм чаралары турында хәбәр итте. Бу хакта фондның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Социаль фондның Татарстан бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түбәндәге социаль ярдәм чараларын күрсәтә:

- мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең баласына 15 548 сум күләмендә айлык пособие. Түләү әтисенең хәрби хезмәт итү чорында бала туган көннән башлап билгеләнә. Акчалар балага өч яшь тулганчы,  әтисенең хезмәте тәмамланган көнгә кадәр түләнә. 
- йөклелек срогы 180 көннән дә ким булмаган йөкле хатыннарга бер тапкыр бирелә торган 36 278 сум күләмендә пособие түләнә.

Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер чарасы - ул бердәм пособие. Пособие билгеләгәндә, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең элек алган хезмәт хаклары, премияләре, эшкуарлык кереме исәпкә алынмый.

Исегезгә төшерәбез, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру фактын раслаучы документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Пособие 6 айга билгеләнә. Шул вакыт узгач, гаилә яңадан гариза бирә ала. Моннан тыш, Татарстан Социаль фонды, хәрби бәрелешләрдә яралану нәтиҗәсендә инвалид дип танылган гражданнарга 1000 сум күләмендә өстәмә айлык матди тәэмин итүне билгели. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган яки хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә вафат булган хәрбиләрнең балаларына ай саен 2 815 сум күләмендә пособие билгеләнә.

Сугыш хәрәкәтләре ветеранына ай саен 3 896 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә, ә һәлак булган ветеранның гаилә әгъзаларына ай саен 2 125 сум күләмендә түләү билгеләнә ала. Бу ярдәм чарасын алу өчен сугыш хәрәкәтләре ветеранының таныклыгы кирәк. Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары торак биналарына түләү чыгымнарына бәйле рәвештә компенсация түләүләре алу хокукына ия. Түләү күләме айлык коммуналь хезмәтләр чыгымнарының 60% тәшкил итә, шул исәптән стационар шәһәр телефонын урнаштыру чыгымнары.    

Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына шәхси торак йортларын ремонтлауга акча билгеләнергә мөмкин. Бу түләүләрне дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки шәхсән социаль фондның клиентлар хезмәтендә, күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә яки «Ватанны саклаучылар»фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Социаль ярдәм чараларын билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияне контакт-үзәк телефоны аша алырга мөмкин: 8-800-1-00000-1 (бушлай шалтырату).

Контракт буенча барлык сорауларга бердәм 117 номерлы телефон аша һәм heroes-tatarstan.ru сайтына кереп таба алачаксыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading