16+

Студентлар икътисадны миллионлаган сумга баета

Быел Татарстан территориясендә студентлар отрядлары хәрәкәте оешуның 60 еллыгы билгеләп үтелә.

Быел Татарстан территориясендә студентлар отрядлары хәрәкәте оешуның 60 еллыгы билгеләп үтелә.

Шул уңайдан, 27 октябрьдә ТР Милли музеенда бәйрәм чарасы оештырылачак, анда хәрәкәтнең барлык ветераннары чакырылган.
Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков билгеләп узганча,  республиканың студентлар отрядлары Татарстан икътисады үсешенә зур өлеш кертә. 

-    Без студентлар отрядларының икътисади нәтиҗәлелеген саннар белән үлчибез. Мәсәлән, һәр сезон саен эшкә җәлеп ителгәннәр санын алыйк. Төрле тармакларда - предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда 10 меңгә якын студент хезмәт куя. Мондый эшчәнлек предприятиеләргә җитештерү планын тизрәк үтәргә мөмкинлек бирә, студентлар исә, еш кына үзенең беренче хезмәт хакын ала. Ә башка төбәкләрдә эшләүчеләр барыбер республикага кайта һәм анда алган акчаларын үзебездә тота. Бу безнең республика икътисадына керә торган миллионлаган сум, - дип сөйләде Ринат Садыйков.

Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда студентлар отрядларының эшчәнлеге 14 юнәлешне үз эченә ала, 22 муниципаль штаб ачылган, тагын 24е - югары уку йортларында һәм 34е ссузларда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading