16+

Суд приставларына корал кулланырга рөхсәт ителергә мөмкин

Тиешле канун проектын Россия Министрлар Кабинеты хуплаган.

Тиешле канун проектын Россия Министрлар Кабинеты хуплаган.

Министрлар Кабинеты Юстиция министрлыгының Россия Суд приставлары хезмәтенең барлык хезмәткәрләренә физик көч, махсус чаралар һәм утлы корал куллану вәкаләтләре бирү турындагы канун проектын хуплаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Проект буенча, әлеге приставлар махсус әзерлек, хәрби-табиб экспертизасы, шулай ук тикшерү үтәргә тиеш. Коралны, канун нигезендә, билгеләнгән берничә очракта гына кулланырга мөмкин булачак.

Моннан тыш, барлык приставлар көч яки корал куллану нияте турында алдан ук кисәтергә тиеш булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading