Казанда шәхси клиникада айныткыч капельница куйганнан соң бер ир-ат үлгән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм ул якын арада Казанның Идел буе район судына җибәреләчәк.
Ике хатын-кызны куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән, саксызлык аркасында кешенең үлеменә китергән медицина хезмәтләре күрсәтүдә гаеплиләр. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү материаллары буенча, 42 яшьлек «Безнең сәламәтлек» («Наше здоровье») шәхси наркологик үзәге директоры 24 яшьлек кызны фельдшер сыйфатында эшкә алган, әмма аның тиешле белеме һәм квалификациясе булмаган. Алар интернетта клиникага хезмәткәрләр кирәклеге турында белдерү урнаштырган.
2022 елның 22 июнендә 24 яшьлек "ялган" фельдшер спиртлы эчемлекләргә бәйлелектән интегүче ир-ат янына чакыру буенча килә һәм аңа «дару терапиясе»үткәрә. Аның "шифалы кулларыннан" соң пациент вафат була.
Экспертиза күрсәткәнчә, кулланылган препаратлар аркасында йөрәк-кан тамырлары патологиясе булган исерек хәлдәге пациент җан биргән.
Клиника директоры үз гаебен танымый, ә ялган фельдшер кылган эшенә тулысынча үкенә. Җинаять эше Казан шәһәренең Идел буе район судына карау өчен җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар