16+

Табиблар 13 яшьлек кызның ашказаныннан 8-сантиметрлы чәч чыгарганнар

Владимирский исемендәге Мәскәү өлкә фәнни-тикшеренү клиник институтына 13 яшьлек пациентны алып килгәннәр.

Владимирский исемендәге Мәскәү өлкә фәнни-тикшеренү клиник институтына 13 яшьлек пациентны алып килгәннәр.

Медиклар сүзләренә караганда, балада трихобезоар — бөтен ашказаны, унике эчәклеген һәм юка эчәклекнең бер өлешен били торган ят әйбер барлыгы ачыклана.
Операция вакытында табиблар кызның организмыннан 8 сантиметрлы чәч чыгарганнар. Табиблар аңлатканча, бу патология чагыштырмача сирәк очрый һәм начар гадәтләре — чәч, йон эшләнмәләре чәйнәүче балаларда (кызларда ешрак) очрый. Нәтиҗәдә, ашказанында азык массалары һәм лайлалы чәчләр белән тулган «чәч шеше» барлыкка килә.

Шунысы игътибарга лаек, бу кыз хастаханәгә шундый ук диагноз белән мөрәҗәгать иткән булган инде. Аерма шунда ки, ул вакытта чәч толымы шулкадәр зур булган ки, куышлык операциясе кирәк булган. Халыкта трихобезоарны Рапунцель синдромы дип тә атыйлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading