16+

Табиблар ОРВИ вакытында нәрсә ашарга ярамавын әйткән

Авырган вакытта ашыйсыгыз килмәсә, үзегезне мәҗбүр итмәвегез. Чиста су, үлән чәйләре, гөлҗимеш төнәтмәсе һәм башкаларны эчегез.

Авырган вакытта ашыйсыгыз килмәсә, үзегезне мәҗбүр итмәвегез. Чиста су, үлән чәйләре, гөлҗимеш төнәтмәсе һәм башкаларны эчегез.

Салкын тиеп авырганда табиблар сыеклыкны көндәлек нормадан ике стаканга арттырырга киңәш итә. Углеводлар, аксымнар һәм майлар балансын саклагыз.
Аерым алганда, майлы кислоталарга бай ризыклар, ягъни ит һәм сөт продуктларын күп кулланырга кирәкми.

Моның урынына чикләвек, балык һәм авокадога өстенлек бирегез. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җитәрлек күләмдә кулланыгыз, чөнки аларда витаминнар, антиоксидантлар күп. Аксымга килгәндә, аларны да үсемлек азыгыннан алу яхшырак. Кузаклылар, шулай ук тулы бөртекле продуктлар үсемлекләр аксымының шәп чыганаклары булып тора.

Цитруслыларны сак кулланыгыз. Эш шунда, грейпфрут согы кайбер дару препаратлары белән туры килми. Шуңа да алар арасындагы вакыт 5-6 сәгать булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading