16+

Табибларга язылу җиңеләйде

Татарстанда 4 сентябрьдән Сәламәтлек саклау бердәм колл-үзәге эшли башлады.

Татарстанда 4 сентябрьдән Сәламәтлек саклау бердәм колл-үзәге эшли башлады.

2 атна эчендә операторларга төрле характердагы 1000нән артык мөрәҗәгать килгән. Тәүлегенә уртача 105 шалтырату кабул ителә: көндезге сменада - 85, төнге сменада 20 кешедән сораулар килә, ди Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәге директоры Аида Коростелева.

Колл-үзәк республиканың бөтен медицина учреждениеләре белән элемтәләр булдырган. Максат – медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту. Башлангыч этапта бу сервиска күпчелектә табибка язылу, табибны өйгә чакыру, вакцинация, диспансеризациягә язылу, поликлиникага беркетелү  һәм исәптән төшү һ.б сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Мәгълүмати системада операторларга пациентларның электрон медицина карталарына керү мөмкинлеге бирелә, хезмәткәрләр мөрәҗәгать итүченең кайчан һәм нинди белгечләргә мөрәҗәгать итүен күрә.

Операторлар тәүлек буе, өч сменага бүленеп эшли. Бер сменада шалтыратуларга 12 хезмәткәр җавап бирә. Уртача алганда, бер мәсьәләне хәл итүгә 3 минут вакыт китә, диде Аида Коростелева. Әлегә кол-үзәкнең телефон номеры истә калдыру өчен бик үк җайлы түгел: 8 (843) 558-03-03. Әмма барлык медицина учреждениеләрендә куар-кодлар урнаштырылган. Алга таба 8-800 дип башланган номерга күчү ниятләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading