16+

Тагын дүрт курьер тотылган

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре телефон аша алдау белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркемнең эшчәнлеген туктаткан.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре телефон аша алдау белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркемнең эшчәнлеген туктаткан.

Дүрт шикләнелүче тоткарланган.  Схема түбәнгедән гыйбарәт: зыян күрүчегә телефон аша аның туганы аркасында юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр зыян күргән һәм хәзер дәвалану өчен акча кирәк, дип хәбәр иткәннәр. Алга таба акчаны алып китү өчен төрле курьерлар җәлеп ителгән. 

Аксубай районы көллиятләренең берсендә студентлар мессенджерда тиз акча эшләү тәкъдименнән соң әлеге эшкә җәлеп ителгән. Алар җыелган акчаның 5 процентын җинаятьне оештыручыларга күчергән. Ягьни курьер ролен үтәгәннәр. 

Мошенникларның гамәлләреннән килгән зыян 3,5 млн сумнан артык тәшкил итә.

Бу фактлар буенча «Мошенниклык» маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading