16+

Тагын озын яллар көтелә. Кайчан?

Россиядә Яңа ел каникулы тәмамланды.

Россиядә Яңа ел каникулы тәмамланды.

Бүген быелгы беренче рәсми эш көне булып санала. Киләсе озын яллар февраль азагында булачак. Ул атнада өч көнлек эш атнасы көтелә.

Февральдә дүрт көн рәттән ял көне була – 23, 24, 25, 26 февраль. Быел 1 гыйнвар якшәмбе көнгә туры килде, аны 24 февральгә күчерделәр.

Россия Хөкүмәте ял һәм бәйрәм көннәре календарен 2022 елның августында игълан итте.

Татарстанда ике ял көне белән биш көнлек эш атнасы булганда, 244 эш көне була, аларның алтысы бер сәгатькә кыскартыла. Ял көннәре 121 көн, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне була.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading