16+

Таксистларга кагылышлы үзгәреш

Таксистларга начар һава торышы вакытында бәяләрне арттыруны тыярга мөмкиннәр.

Таксистларга начар һава торышы вакытында бәяләрне арттыруны тыярга мөмкиннәр.

Начар һава торышы яки гадәттән тыш хәлләр вакытында таксистларга үз хезмәтләренә бәяләрне арттыруны тыярга мөмкиннәр. Шулай ук машина йөртүчеләргә машинаның теләсә нинди төсен кулланырга рөхсәт итү мөмкинлеге дә карала, әмма автомобильнең түбәсендә махсус фонарь калдырылачак. «Известия» басмасы хәбәр иткәнчә, «Такси турындагы канун»га үзгәрешләрне Дәүләт Думасының көзге сессиясенә кертергә мөмкиннәр. Исегезгә төшерәбез, такси сервисларында эшләү өчен хәзер махсус рөхсәт кирәк, ә аны 75 проценттан артык машина йөртүче алырга өлгермәгән. Такси үстерү буенча Иҗтимагый совет башлыгы Ирина Зарипова белдергәнчә, шул сәбәпле бө өлкәдә лицензиясе булмаган күп санлы  машина йөртүчеләр барлыкка килгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading