16+

Таксистларның уртача хезмәт хакы аена 150 мең сумнан артып киткән

Мәскәүдә 2024 елның августыннан октябрьгә кадәр чорда таксистларның уртача хезмәт хакы аена 153 мең сум тәшкил иткән.

Мәскәүдә 2024 елның августыннан октябрьгә кадәр чорда таксистларның уртача хезмәт хакы аена 153 мең сум тәшкил иткән.

Октябрьдә ул 155 мең сумга кадәр күтәрелгән, дип санаганнар «Мигрант Сервис» платформасы һәм SunCar компаниясе белгечләре.

Әмма мондый нәтиҗәгә ирешү өчен машина йөртүчеләр тәүлегенә 11 сәгать һәм аена 20 көннән артык эшли, дип ачыклык кертелә тикшеренүдә. Белгечләр билгеләп үткәнчә, таксистлар үз кеременең зур өлешен комиссияләргә сарыф итә.

Агрегаторларга түләүләр якынча 22%, таксомотор паркларына түләүләр – 3%, машинага уртача чыгымнар – аена 89 меңгә якын (авто, бензин арендалау, хезмәт күрсәтү) тәшкил итә.  Әгәр машина йөртүчеләр эшләп тапкан акчаларын комиссиягә сарыф итмәсә, аларның кереме 314 мең сум тәшкил итәр иде, дип ачыклык кертә экспертлар.

Таксомотор тармагын үстерүгә ярдәм итү ассоциациясе башлыгы Михаил Михайлов әлеге өлкәдә барыбер кадрлар кытлыгы күзәтелә, дип белдерде. Машина йөртүчеләр ялларсыз эшли, бер сәфәргә база ставкасы – артык түбән. Проблеманы хәл итү өчен ставканы 30% ка күтәрергә кирәк, ди Михайлов.

Үз чиратында, Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге РФ Дәүләт Думасы депутатлары такси агрегаторларына сыйфатсыз сәфәрләр, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү һәм читкә чыгарырга рөхсәте булмаганнарга заказлар тапшырган өчен штраф салырга тәкъдим иттеләр. Җәмәгать эшлеклесе Владимир Михайлов шулай ук агрегаторларга карата хокук бозулар өчен катгый җаваплылык кертергә кирәк, дип билгеләп үтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading