«Д’Артаньян һәм өч мушкетер» фильмында уйнаган Алексей Кузнецов вафат.
Атаклы артистка 82 яшь булган. Телевизор караучыларга ул «Д’Артаньян һәм өч мушкетер» фильмында герцог Бэкингем, шулай ук «Отцы и дети» фильмындагы өлкән Кирсанов буларак билгеле. Артистның үлеме турында театрның матбугат атташесы Елена Кузьмина хәбәр иткән, дип яза ТАСС.
Вахтангов исемендәге театр актеры Алексей Кузнецов илледән артык рольдә уйнаган.
1
0
Комментарийлар