16+

Танылган режиссер Тимур Бекмамбетов үзен волонтер сыйфатында сынап карады

KazanExpress волонтерларына танылган режиссер Тимур Бекмамбетов та кушылган.

Танылган режиссер Тимур Бекмамбетов үзен волонтер сыйфатында сынап карады

KazanExpress волонтерларына танылган режиссер Тимур Бекмамбетов та кушылган.

КазанЭкспресс компаниясе пандемия белән бәйле рәвештә, хәйриячелек акциясенә кушылган. Оешма ярдәмгә мохтаҗ булган пенсионерлар өчен азык-төлек салынган 10 мең "Игелеклек тартмасы" ("Коробки Добра") җыйган.

Изге эш белән шөгыльләнүче волонтерлар хисабын, шулай ук йөзү буенча дөнья һәм Европа беренчелеге призеры Егор Куимов һәм су ярышлары буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Эмиль Зиннуров тулыландырды. Алар Казанда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек һәм дарулар сатып алу, аларны китереп бирүдә ярдәм итәләр.

КаzanExpress компаниясе проектына кушылырга,  яки азык-төлек тартмасын алырга теләсәгез, әлеге сайтка керегез - https://stop-corona.kazanexpress.ru/

Шулай ук, волонтер булырга теләүчеләрдән, азык-төлек һәм дарулар китерүгә мохтаж булган пенсионерлардан заявкалар  «Ачык Казан» системасындагы сайтта яисә ☎: 7(843)236-41-23 (теләсә нинди телефоннардан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары аша кабул ителә.

“Бердәм Россия” волонтерлар үзәге - ☎ 7(843)238-10-00 һәм 7(800)201-16-00.

Фото: социаль челтәрләрдән алынды
 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

люблю своего мужа. волонтёрит в @kazanexpress #stopcoronavirus⛔️

Публикация от Natalia Fishman-Bekmambetova (@nataliafishmanbekmambetova)

 


 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading