16+

Тарихны әйбәт белсәң, «Тархан»да көч сынаш

1 ноябрьдән “Тархан” тарихи-мәдәни бәйгесенең өченче сезонына гаризалар кабул ителәчәк.

1 ноябрьдән “Тархан” тарихи-мәдәни бәйгесенең өченче сезонына гаризалар кабул ителәчәк.

Бәйге берничә этаптан тора һәм чыгарылыш сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Проект Россия, Татарстан һәм төрки халыклар тарихын, мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән.

Узган сезонда кабул итү кампаниясендә Татарстаннан гына түгел, ә Башкортстан кебек күрше төбәкләрдән 300дән артык гариза килгән. Оештыручылар фикеренчә, быел гаризалар саны тагын да артачак, чөнки бәйге белән кызыксыну аерым укучылардан гына түгел, ә мәктәпләр дәрәҗәсендә. 

Бәйге этапларына килгәндә, иң элек катнашучыларга рәсми сайтта анкета тутырырга тәкъдим ителә. Аның нәтиҗәләре буенча төп этапка узучылар билгеләнәчәк. Ә иң-иңнәр телевизон тапшыруда катнашачак. Нәкъ шунда җиңүче исемен билгелиләр.

Төп бүләк турында да әйтеп китәргә кирәк: бәйгенең барлык этапларын да уңышлы узган җиңүче КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтындагы «Төрки халыклар тарихы» юнәлешенә укырга керү мөмкинлегенә ия булачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading