16+

Татарстан абитуриентлары өчен булачак профессияләрнең электрон навигаторы эшли башлады

Фәнни белгечлекләр навигаторы Наука.рф – «Россиядә Фән һәм технологияләр унъеллыгы» сайтында эшли башлады.

Фәнни белгечлекләр навигаторы Наука.рф – «Россиядә Фән һәм технологияләр унъеллыгы» сайтында эшли башлады.

Аның бурычы – тормышын фән белән бәйләргә теләгән абитуриентларга һәм барлык кызыксынган кешегә фәнни белгечлекләр турында мәгълүмат табарга ярдәм итү.

Навигаторда фәнни юнәлешләр һәм бөтен Россия буенча 500гә якын югары уку йортындагы бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантура программаларында тәкъдим ителгән белгечлекләр турында белешмә тупланган. Булачак студентлар кирәкле юнәлешне, төбәк һәм белгечлекне сайлап, аңа кайда укытылуын белә ала.

Эзләргә уңайлы булсын өчен, сайтта фәнни белгечлекләр сигез белем өлкәсенә бүлеп күрсәтелгән: «Математика һәм табигый фәннәр», «Инженерлык эше, технологияләр һәм техник фәннәр», «Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре», «Авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре», «Белем бирү һәм педагогика фәннәре», «Гуманитар фәннәр», «Җәмгыять белеме фәннәре», «Сәнгать һәм мәдәният». Кызыксынган юнәлеш буенча уку йортларын илнең теләсә кайсы төбәгеннән сайларга була.

«Заманча юнәлешләр һәм фән өлкәсендә уңышлы карьера төзү мөмкинлекләре турында тагын да күбрәк абитуриентлар белсен өчен, әлеге навигаторда белемнең төрле өлкәләрендәге белгечлекләр турында иң актуаль мәгълүматлар, һәм шулай ук Россиянең иң яхшы университетлары исемлеге бар», – ди «Илкүләм өстенлекләр» автоном коммерцияле булмаган оешмасының генераль директоры София Малявина.

Фәнни белгечлекләр навигаторы «Фән һәм университетлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшли. Илкүләм проект талантлы яшьләрне фәнгә тарту, фән өлкәсендәге стратегик мөһим мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итүгә профессиональ җәмәгатьчелекне җәлеп итү, һәм шулай ук гражданнарны Россия фәненең дәүләт, фәнни җәмәгатьчелек һәм бизнес бергәлегендә ирешелгән алдынгы казанышлары белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading