16+

Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләренә кереште

Район кырларында иң беренче чиратта эшләнелә торган эшләр - уҗым культураларын тукландыру, тырмалау башланды. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр иткәнчә, быел чәчүлек мәйданнары 2,9 гектарга җитәчәк. Җитәкче чәчү мәйданнарын кыскартырга җыенмаулары турында да белдерде.

Район кырларында иң беренче чиратта эшләнелә торган эшләр - уҗым культураларын тукландыру, тырмалау башланды. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр иткәнчә, быел чәчүлек мәйданнары 2,9 гектарга җитәчәк. Җитәкче чәчү мәйданнарын кыскартырга җыенмаулары турында да белдерде.

Николай Титов чәчү техникасын кабул итү буенча саллы эш башкарылганын билгеләп узды. Шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын кабул итүне кабаттан уздырганнар.

- Әйтергә кирәк, бүген авыл хуҗалыгы техникасының әзерлеге, узган елга караганда, күпкә югарырак. Быел язгы кыр эшләрендә республикада 11 мең трактор, 615 чәчү комплексы, 6,3 мең чәчкеч, 5,3 мең культиватор, 1 меңнән артык күп функцияле туфрак эшкәртү агрегатлары эшкә җигеләчәк. Бу - чәчү кампаниясен билгеләнгән срокларда башкарырга мөмкинлек бирә. Ремонт эшләре уздыру өчен, республикада 700гә якын төзекләндерү урыны, авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтү һәм көйләү өчен 750дән артык пункт бар. Техника өчен кирәк-ярак кайтарту да күзәтү астында. Шул ук вакытта фермерларга ташламалы кредит бирү мәсьәләсе әле дә булса авырлык белән бара, - диде ул.

Сездә ни хәлләр?

Атлас Галиәхмәтов, Зәй районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы:
- Зәй районының «Нива» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, иң беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Ширкәттә кырга аммиак селитрасын ике «Туман» агрегаты тарата. Агрегатны ашлама белән тәэмин итүдә өзеклек юк: ашлама 1 гектар мәйданга 1 центнер исәбеннән кертелә. Агрегатлар, туфрак җебегәнче, дип, иртәнге сәгать 2дән эшкә керешә. Бер-ике көннән алар сафын өч очкыч тулыландырачак. Бу исә эшне күпкә тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. Шунысы игътибарга лаек, быел яз үзенчәлекле, басуларда ерганаклар ярып гөрләвекләр акмый, эрегән кар суы туфракка сеңеп бара, моның белән ашлама чәчүлекләр дә тиз үзләштерелә.

Рамил Зарипов, Азнакай районының «Марс» хуҗалыгы җитәкчесе:
- Быел Азнакайда кар күп ятты. Бүген-иртәгә иң беренче чиратта арыш җирләренә чыгачакбыз. Башка районнар белән чагыштырганда, безнең якларда эшләр иртәрәк башлана, чөнки җирләр тизрәк өлгерә. Әзерлек барышында авырлыклар, проблемалар да булды, әмма без елап утыра торганнардан түгел, аларны җиңеп чыктык. Техникаларны карадык, ашламаларның барысын да кайтарып бетердек. Минераль ашламалар гектарга 50 кг исәбеннән әзерләнде. Техника да җитәрлек. Кырга 20 техника чыгачак. Кыскасы, язгы кыр эшләренә без тулысы белән әзер. Исән-имин эшләргә дип дәртләнеп торабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading