16+

Татарстан авылында ир-ат суда батып үлгән

Бүген иртән Азнакай районы Буралы авылы янында шул ук атамадагы елгада ир кеше мәете табылган.

Татарстан авылында ир-ат суда батып үлгән

Бүген иртән Азнакай районы Буралы авылы янында шул ук атамадагы елгада ир кеше мәете табылган.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Фаҗига урынына килгән Азнакай гарнизоны төркеме судан 69 яшьлек ир-атның гәүдәсен чыгара. Ул ярдан дүрт метр ераклыкта табыла.

Ир кеше гәүдәсе табылган җирдә коену тыелган. Бу хакта язып та куелган. Фаҗиганең беренчел сәбәбе – су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading