16+

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сайланды

Урынбасарлары да үзгәрешсез калды.

Урынбасарлары да үзгәрешсез калды.

Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы уза. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, хакимият әгъзалары катнаша. Көн тәртибендә 17 мәсьәлә карау ниятләнелә. 

Иң беренче итеп депутатлар Дәүләт Советы Рәисен сайладылар. «Бердәм Россия» фракциясе тарафыннан парламент Рәисе итеп сайлану өчен Фәрит Мөхәммәтшин, КПРФ фракциясеннән Хафиз Миргалимов кандидатурасы тәкъдим ителгән иде. Парламент рәисен сайлауда тавыш бирүдә исемсез ак карточкалар кулланылды. Нәтиҗәдә Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. 

Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары да үзгәрешсез калды - Марат Әхмәтов белән Юрий Камалтынов кабат сайландылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading