16+

Татарстан егете Африкадагы иң биек тауга менгән

Буа егете Эмиль Сафиуллин 12 кешедән торган команда белән бергә 5895 метр биеклектәге Килиманджаро тавына менгән.

Буа егете Эмиль Сафиуллин 12 кешедән торган команда белән бергә 5895 метр биеклектәге Килиманджаро тавына менгән.

Әлеге сәяхәте 14 февральдән 24 февральгә кадәр сузылган. Алты айлык әзерлек, максатчан спорт күнекмәләре һәм дөрес туклану Эмильгә 5985 метр биеклеккә күтәрелү мөмкинлеген биргән. Тауга менгәч, ул чәк-чәк белән чәй эчкән. Бу хакта «Знамя» сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, Татарстан егете Танзаниядә ике көн үткәргән, җирле Масаи кабиләсе белән очрашып, аларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышкан. Сәяхәте тәмамлангач, Танзания милли паркы әлеге биеклеккә менүчеләргә Килиманджаро тавын яулап алулары турында сертификатлар биргән.


Уроженец Буинска покорил гору Килиманджаро
Уроженец Буинска покорил гору Килиманджаро
Уроженец Буинска покорил гору Килиманджаро
Уроженец Буинска покорил гору Килиманджаро
Уроженец Буинска покорил гору Килиманджаро

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading