16+

Татарстан егетен «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләделәр

Россия Президенты Казан студентын үлгәннән соң «һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләде.

Россия Президенты Казан студентын үлгәннән соң «һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләде.

2022 елның ююль ае ахырында Данил Әхмәтгалиев үз тормышы бәрабәренә батучы кызны коткарган.

Владимир Путин үлгәннән соң «П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студенты Данил Әхмәтгалиевны «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләде.

"Экстремаль шартларда кешеләрне коткарганда кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән Әхмәтгалиев Данил Илнур улын бүләкләргә»,-диелә Россия Президентының указында.

Фаҗига 2023 елның 23 июлендә килеп чыга. Социаль-мәдәни инициативалар фонды сайтында хәбәр ителгәнчә, 2022 елның 23 июлендә эссе көнне Данил Әхмәтгалиев дуслары белән бергә Киров өлкәсенең Малмыж районы Иске Бурец авылы янындагы Нократ (Вятка) елгасына су коенырга килгән. Пляжда халык шактый күп була, кешеләр ял итә, су коеналар. 

Кинәт кенә ярдәм сорап кычкыра башлыйлар. Су коенучы кызларның берсен су агымы алып китә, ул бата башлый. Данил бер дә икеләнмичә, суга ташлана. Ул суга батучы кыз янына йөзә башлый һәм ярдәм килеп җиткәнче, аны тотып тора. Кызны коткарып калалар, ә Данил үзе, күрәсең, агымга каршы тора алмый, суга батып үлә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading