16+

Татарстан галимнәре туберкулезга каршы яңа вакцинаны сыный

Туберкулезга каршы яңа вакцинаны гамәлгә кертү буенча Татарстан беренче мәйданчык булачак.

Туберкулезга каршы яңа вакцинаны гамәлгә кертү буенча Татарстан беренче мәйданчык булачак.

Ул Гамалея исемендәге фәнни тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән. Хәзерге вакытта мондый мөмкинлек турында сөйләшүләр алып барыла. Бу хакта Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры, РФА академигы Александр Гинцбург хәбәр иткән.

Вакцинаны теркәү 2025 елга планлаштырылган, хәзер ул сынауларның өченче фазасын уза (әлеге фазада меңнән артык кешедә сынау уздырыла, препаратның нәтиҗәлелеге бәяләнә һәм ул плацебо белән чагыштырыла), дип аңлата Гинцбург. Яңа вакцина, хәзер кулланыла торган БЦЖдан аермалы буларак, вакцинацияләнгәннәрне туберкулезның авыр формаларыннан гына түгел, ә гомумән, авыруны йоктырудан саклаячак, дип ассызыклый академик.

Моннан тыш, Татарстан медицина учреждениеләренең онкологик авыруларга каршы терапевтик вакциналар эшләүдә катнашуы турында да сөйләшүләр алып барыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading