16+

Татарстан халыкларының III съезды резолюциясе

«Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру турында» Казан 2017 елның 22 апреле

«Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру турында» Казан 2017 елның 22 апреле

Без, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләре, ТР халыклары съездына җыелып, Россия Федерациясендә милләтара һәм динара тынычлык-татулыкны ныгыту, милли телләр һәм мәдәниятләрне саклау-үстерү, рухи уртаклыкны көчәйтү, гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү ягында торуыбызны белдерәбез.
Съезд, Россия җитәкчелегенең, чын мәгънәсендә федератив демократик дәүләт буларак, илне үстерүгә, аның халыкара мәйдандагы мәнфәгатьләрен эзлекле төстә яклау һәм халыкара террорчылыкка көрәшкә юнәлдерелгән стратегик линиясен тулысынча хуплый.
Бүгенге катлаулы шартларда Россия Федерациясенең күп милләтле һәм төрле конфессияле булуы аеруча актуальләшә. Ил эчендәге һәм илебездән читтәге дошманнарыбыз дәүләтне какшату, Россия җәмгыятен таркату өчен этнодини өлкәне сәясиләштерү омтылышларын туктатмый.
Киң җәмәгатьчелек ил җитәкчелегенең дәүләт милли сәясәт стратегиясен кабул итү, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык булдыру, максатчан дәүләт программаларын тормышка ашыру турында карарлары һәм гамәлләрен тулысынча хуплый. Әлеге тәкъдимнәр Татарстан халыклары икенче съездының Россия Федерациясе Президентына, Федераль Җыены һәм Хөкүмәтенә мөрәҗәгатьтә урын алган иде. Кабул ителгән карарлар милли һәм дини җирлектә киеренкелек күренешләрен кисәтү, барлык халыклар вәкилләренең яңаны булдыру юлындагы үсешенә ярдәм итәрдәй ихтирамлы мөнәсәбәтләр тудыруга уңай алшартлар китереп чыгара.
Җәмгыятьтә Россия ватанпәрвәрлеге кыйммәтләрен ныгыту, илебезнең күпмилләтле халкының бердәмлеге, тупланганлыгын аңлау мондый сәясәтнең мөһим нәтиҗәләреннән берсе булып тора.
Лидер төбәкләрнең берсе, икътисад, социаль өлкәдә югары күрсәткечләргә ирешүче, милләтара һәм динара тынычлык-татулыкны, иҗтимагый һәм сәяси тотрыклылыкны саклап килүче Татарстан Республикасы Россия Федерациясен үстерүгә саллы өлеш кертә.
Бүгенге Татарстан якын һәм ерак чит илләрдәге күп кенә дәүләтләр белән хезмәттәшлеккә карата ачыклыгы, рухи байлык һәм мәдәниятнең традицион кыйммәтләре ягында булуы белән аерылып тора.
Сәяси курсның дәвамчанлыгы, Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни һәм рухи мирасына ихтирам хисе җәмгыятебез тормышының барлык якларына уңай йогынты ясый. Борынгы Болгар, Свияжск утрау-шәһәрчеге һәм Казанның тарихи ядкәрләрен торгызу эше Татарстанда яшәүчеләрне әхлаклылык һәм гуманизм рухында тәрбияли, республиканың уңай имиджын булдыруга ярдәм итә. Бу күпкырлы эштә Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды гаять зур роль уйный.
Шуны билгеләп үтү мөһим: бүген Татарстанда ни генә эшләнмәсен, барысы да, нинди милләттән булуларына һәм нинди дин тотуларына карамастан, кешеләребез мәнфәгатьләренә җавап бирә. 2030 елга кадәрге чорга эшләнгән һәм тормышка ашырылып килә торган Татарстанның Социаль-икътисади үсеш стратегиясе төп өстенлекле юнәлеш сыйфатында кеше капиталын камилләштерүне күздә тота.
Республика торган саен үзенә күбрәк җәлеп итеп килгән төбәккә әйләнә, Татарстанда этник төркемнәр саны арта, мигрантларны социаль һәм мәдәни тормышка җайлаштыру, интеграцияләү бурычлары уңышлы төстә тормышка ашырыла.
Шул ук вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең барлык этноконфессиональ төркемнәренең күп гасырлар дәвамында үзара тыныч-тату яшәүгә корылган бердәмлеге һәм татулыгы бөтен җәмгыятебезнең кыйммәт ориентиры һәм көндәшлеккә сәләтендәге өстенлеге булып тора.
Әлеге нигезләмәләр 2013 елда кабул ителгән, Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтенең яңа редакциядәге концепциясендә чагылыш тапты. Татарстан Республикасы Президенты каршында оештырылган Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы эшчәнлеге бу өлкәдә өстенлекле юнәлешләр эшләүгә һәм этнодини мөнәсәбәтләрнең торышына уңай йогынты ясый.
Милләтара һәм конфессияара тынычлык-татулыкны ныгытуга, телләр һәм мәдәниятләрне саклау, үстерү, татар халкын милләт буларак саклау, кәсепчелекне һәм традицияләрне үстерүгә ярдәм итүгә, шулай ук экстремистлык һәм террорчылыкны кисәтүгә юнәлдерелгән өч дәүләт программасы һәм алты кече программа тормышка ашырылып килә. Муниципаль дәрәҗәдә комплекслы программалар эшләнгән.
Татарстан халыкларының моңа кадәрге съездыннан соң үткән дистә ел эчендә республикабызның күп милләтле хәрәкәте җитди уңышларга иреште. Бу уңышларда Татарстан Халыклар ассамблеясы төп роль уйный. Ассамблея 36 этносның 210нан артыграк милли-мәдәни берләшмәсеннән гыйбарәт. Казанда, Чаллы, Лениногорск, Менделеев, Түбән Кама, Нурлат һәм Тәтеш шәһәрләрендә ассамблеяның ресурс үзәкләре булып торган җиде Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә.
Традицион диннәр рухи үсешкә зур өлеш кертә. Дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрнең үсеше моңа ярдәм итә. Халыклар бердәмлеге көнендә - 2015 елның 4 ноябрендә - Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнехановның «Болгар ислам академиясен булдыру һәм Казан Изге Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында» Указын кабул итү тарихи гаделлек һәм дини берләшмәләргә ярдәм итү үрнәгенә әйләнде. Православие соборын торгызу һәм мөселманнарның рухи-агарту үзәген булдыруның республикада яшәүчеләрнең барчасының ярдәмендә тормышка ашырылуы мөһим.
Татарстан Республикасы халыкларының беренче (1992 елда), икенче (2007 елда) съездлары карарларында дәвамчанлык һәм эзлеклелек күзәтелә. Аларны үтәү дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруда нәтиҗәле бербөтен система булдыру мөмкинлеге бирде. Ул законнар, норматив актлар һәм максатчан программаларының тулылыгы, этномәдәни инфраструктурасының нык үсешле булуы, иҗтимагый этномәдәни берләшмәләрнең югары дәрәҗәдә җәлеп ителүе һәм аларның дәүләт, муниципаль хакимият органнары белән тиешле дәрәҗәдә хезмәттәшлеге белән аерылып тора. Даими рәвештә үткәрелеп килә торган сорашып белешү нәтиҗәләренә караганда, халыкның 80 процентыннан артыграгы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышын уңай бәяли.
Шуның белән бергә, дөнья күләмендә низаглар һәм радикализмның таралу куркынычы, иҗтимагый үсеш чынбарлыгы милли сәясәтне тормышка ашыру өлкәсендә нәтиҗәле, үтемле эш ысулларын, дәүләт, муниципаль һәм иҗтимагый структураларның бер йодрыкка тупланып эшләвен көчәйтүне таләп итәрдәй яңа бурычлар куя.
Без, Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнехановның «Россиянең көче - халыклар бердәмлегендә!» дигән темага чыгышын һәм съезд делегатлары чыгышларын тыңлап, фикер алышканнан соң:
- Россия Федерациясе Президенты В.Путин тарафыннан илнең куәтен ныгыту, этносара һәм динара тынычлык-татулыкны саклау, экстремистлык һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәш буенча үткәрелеп килә торган сәясәткә теләктәшлек белдерәбез;
- барлык сәяси көчләр һәм хәрәкәтләр вәкилләрен илдә тынычлыкны, төрле милләтләр, төрле дин тотучылар арасында татулыкны үстерүгә, этноконфессиональ өлкәдә киеренкелеккә китерердәй гамәлләргә юл куймаска ярдәм итүгә өндибез;
- Татарстан Республикасында булдырылган дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруның бербөтен системасын, аның ведомствоара һәм комплекслы характерда булуын хуплыйбыз;
- этномәдәни күптөрлелекне, рухи яңарыш, Татарстанда милләтара һәм динара тынычлык-татулыкны саклап калуга ярдәм итүне эшебездә төп юнәлеш буларак исәплибез;
- террорчылык, экстремистлык һәм радикализмның (нинди генә милли һәм дини «кием»гә төренүләренә карамастан) - җитди социаль хәвеф, җәмгыятьнең бердәмлегенә янау, ә бу җимергеч тенденцияләргә каршы көрәшнең - барлык дәүләт һәм муниципаль идарә буыннарының, гражданлык җәмгыяте институтларының гомуми бурычы булып торуына иманыбыз камил;
-милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең торышын даими өйрәнү, низаглы хәлләрне кисәтү максатыннан, интеграцияле этнологик мониторинг системасын үстерүне кирәк дип саныйбыз;
- этномәдәни үсеш өлкәсенә җаваплы кадрлар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү эшен камилләштерүгә ихтыяҗны искәртәбез;
- дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати-агарту юнәлеше белән бергә алып бару эшенең сыйфатын яхшырту чараларын күрергә кирәк, дигән фикердә торабыз;
- муниципаль дәрәҗәдә дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру эшчәнлегенең әһәмияте үсүен, муниципаль программаларны һәм заманча эш методикалары, формаларын актуальләштерү зарурилыгын билгеләп үтәбез;
- республикада Татарстан Халыклар ассамблеясы тарафыннан үткәрелеп килә торган республикада күпмилләтле хәрәкәтне үстерү буенча күпкырлы эшне хуплыйбыз һәм аның инфраструктурасын камилләштерү зарурилыгын искәртәбез;
- халыклар арасында дуслык-татулыкны ныгытуга, шулай ук Татарстанның, тулаем алганда Россия Федерациясенең социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси үсешенә хәлиткеч йогынты ясаган Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында хакимият вәкаләтләре чикләрен билгеләү һәм үзара эшләр бүлешү турында шартнамәнең уңай роль уйнавына ышанабыз.
Без, съезд делегатлары, Россия Федерациясе Президенты һәм Федераль Җыенына түбәндәге тәкъдим белән мөрәҗәгать итәбез:
- Татарстанның күпмилләтле халкы фикерен, шулай ук республикада үзен уңай яктан таныткан югары дәүләт хакимиятен оештыру формасын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты вазифасы атамасын саклап калу;
- Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында хакимият вәкаләтләре чикләрен билгеләү һәм үзара эшләр бүлешү турында шартнамәнең гамәлдә булу вакыты чыгу сәбәпле, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына федераль үзәк белән Татарстан арасындагы вәкаләтләр чикләрен билгеләүгә кагылышлы мәсьәләләрне җайга салу формаларын эшләргә йөкләүне.
Без Россия Федерациясенең киләчәген, халыкара мәйданда ил мәнфәгатьләрен яклауның барлык халыкларның этномәдәни үсешен тәэмин итәрдәй демократик федератив дәүләт сыйфатында ил куәтен ныгыту һәм үстерүнең гаранты буларак, Владимир Владимирович Путин белән аерылгысыз бәйлибез.
Кабул ителгән карарларның Татарстанда дәүләт милли сәясәтенең төп максатларына ирешүгә, республикада яшәүче халыклар вәкилләренең тагын да ныграк туплануына, тулаем Россиядә милләтара һәм динара тынычлык-татулыкны ныгытуга ярдәм итәсенә ышанабыз.

Николай Владимиров, Татарстан халыклары ассамблеясы советы Башкарма комитеты җитәкчесе:
- Республикада милли сәясәт өлкәсендә бай тәҗрибә тупланды. Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча дәүләт программалары эшли. Һәр милләткә үзенең телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү мөмкинлеге бирелә. Җиде район җирлегендә Халыклар дуслыгы йортлары ачылды, алар алга таба да ачылачак. Шулай ук районнарда Татарстан Халыклары ассамблеясы вәкиллекләре дә эшләп килә. Резолюция алга таба да республикада яшәүче төрле милләт кешеләренең бердәм булып туплануына ярдәм итәсенә ышанабыз. Тынычлык булганда, республика икътисади яктан да үсә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу сүзләрен еш кабатлый. Президент дигәннән, резолюциядә Татарстан Президенты вазифасы атамасын саклап калу тәкъдиме дә бар. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә, Рөстәм Миңнеханов та милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлегенә һәрчак хәерһахлы булды. Безнең теләк-үтенечләрне ишетеп торалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading