Бу хакта Лисичанск мэры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Скорый белдергән.
Скопировать ссылку
Бу хакта Лисичанск мэры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Скорый белдергән.
Татарстан Республикасы Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрен шефлыкка алачак. Россия белгечләре зыян күргән инфраструктураны тикшерә башлады, дип белдергән журналистларга Лисичанск шәһәре башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Скорый.
"Татарстан безне шефлыкка ала. Татарстан белгечләре инде шәһәрне тикшерергә килгән, эшләр фронтын без билгеләдек", - дигән Скорый.
Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова бу мәгълүматка карата аңлатма бирде.
Комментарийлар