16+

Татарстан Президенты атамасын «рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителде

Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында билгеле булды.

Татарстан Президенты атамасын «рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителде

Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында билгеле булды.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин чыгышында Президентны Татарстан Республикасы Рәисе итеп үзгәртү тәкъдимен кертте. 

Татарстан парламентының бертөркем депутатлары ТР Конституциясенә үзгәрешләр әзерләгән иде. Алар, шул исәптән, республика Президенты атамасын республика Башлыгы дип үзгәртүне дә күздә тота. Ләкин кичә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты проектны хупламады, аны эшләп бетерер өчен кире җибәргәннәр, дип яза "Татар-информ".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading