16+

Татарстан юлындагы авариядә ире дә, хатыны да һәлак булган

Бүген Казан — Шәмәрдән трассасының Теләче районына кергән өлешендә коточкыч юл һәлакәте булды.

Татарстан юлындагы авариядә ире дә, хатыны да һәлак булган

Бүген Казан — Шәмәрдән трассасының Теләче районына кергән өлешендә коточкыч юл һәлакәте булды.

Шаһитлар әйтүенчә, монда Porsche автомобиле белән Ford җиңел машинасы бәрелешкән. Көчле бәрелеш аркасында ике машина да юл читенә чыгып очкан.

«Җиңел машинада ике кеше — ир-ат һәм хатын-кыз булган. Икесе дә вафат», — дип ачыклык керттеләр юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары.

Агентлыкка мәгълүм булганча, Ford автомобилендә һәлак булучылар — ирле-хатынлы бер гаилә әгъзалары. Аларның икесенә дә 50 яшьләр тирәсе булган.

Авария урыныннан видеоны биредә карарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading