16+

Татарстанда 20 яшьлек студент “ватрушка”да шуганда һәлак булган

Казанның Яңа Аракчино бистәсендә 20 яшьлек кыз, «ватрушка» белән шуганда коймага килеп бәрелгән дә аңын җуйган.

Казанның Яңа Аракчино бистәсендә 20 яшьлек кыз, «ватрушка» белән шуганда коймага килеп бәрелгән дә аңын җуйган.

Тиз арада «Ашыгыч ярдәм» килеп җитүгә карамастан, казага тарыган кыз хастаханәдә ярты сәгатьтән соң үлгән.

Мәрхүмә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында укыган.

Югары уку йорты матбугат хезмәтендә кызны 9 гыйнвар көнне җирлиләр, дип хәбәр иткәннәр.

"Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты кызның әти-әнисе һәм якыннарының кайгысын уртаклаша", - дип билгеләп үткәннәр уку йортында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading