Кичә Чистай районында 24 яшьлек егет батып үлгән.
Аның гәүдәсен 3 метр тирәнлектә тапканнар.
Егетнең суга батуы турында 19:30 сәгатьтә хәбәр ителгән. Коткаручылар аның гәүдәсен ярдан 20 метр ераклыкта 22:30 сәгатьтә тапкан. Хәзерге вакытта мәрхүмнең үлем сәбәпләре ачыклана. Һава һәм су температурасы төшү аркасында көзән җыерган дигән фараз бар.
Исегезгә төшерәбез, ярамаган урыннарда су коену өчен 1-1,5 мең сум штраф каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар