16+

Татарстанда 26 градуска кадәр җылы көтелә

Атна азагына кадәр һәм киләсе атна башында республика территориясендә җылы һава торышы урнашачак.

Атна азагына кадәр һәм киләсе атна башында республика территориясендә җылы һава торышы урнашачак.

Дөрес, яңгырлар да көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, 16-17 сентябрь көннәрендә республикада температура төнлә 7-12, көндез 14-19 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе, 18 сентябрьдә, төнлә 9-14 градус, көндез 17-22 градуска кадәр җылы булачак. Урыны белән яңгырлар явуы ихтимал.

Дүшәмбе исә Татарстан халкына җәй кире кайтачак. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 21-26 градус, төнлә 11-16 градус булыр дип көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар, яшен булырга мөмкин.

20 сентябрьдә республика аша салкын атмосфера фронты узачак. Нәтиҗәдә һава температурасы 18-23 градуска кадәр төшәчәк. Кыска вакытлы яңгырлар явачак, дип фаразлый синоптиклар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading