16+

Татарстанда «Абилимпикс-2024» төбәк чемпионаты старт алды

Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә «Абилимпикс»төбәк чемпионаты старт алды. Ярышларда катнашучылар сигез компетенция буенча үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә «Абилимпикс»төбәк чемпионаты старт алды. Ярышларда катнашучылар сигез компетенция буенча үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Ярышлар 19, 23 һәм 25 апрельдә узачак. Катнашучылар пешекчелек, пицца ясау, блиннар пешерү, икмәк-булка изделиелары һәм туңдырма җитештерүдә үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Шулай ук конкурсантлар кулинария һәм кондитерлык эшендә осталыкларын һәм азык-төлек арт-декорация осталыгын күрсәтәчәкләр.

2024 елда Татарстанда ярышлар 13 шәһәрдә 35 мәйданчыкта узачак. Аларда инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1545 кеше катнашачак. Катнашучылар арасында 14 яшьтән 517 укучы, 518 студент һәм 518 белгеч бар. Исегезгә төшерәбез, ярышларның төбәк этабы Россия Федерациясенең 89 субъектында узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading