Бер ел эчендә ике дистәгә якын медицина оешмасы мондый хокуктан баш тарткан.
Скопировать ссылку
Бер ел эчендә ике дистәгә якын медицина оешмасы мондый хокуктан баш тарткан.
“Здравствуй, мама” проекты ярдәмендә, бер ел эчендә, Татарстанда аборттан баш тарткан хатын-кызлар саны 3 тапкырга арткан. Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутатлары каршында чыгышында республиканың Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец хәбәр итте. Әлеге проектны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплаган иде.
Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, хатын-кызлар гына түгел, ә йөклелекне өзү буенча процедуралар уздыра торган оешмалар белән дә эш алып барылган һәм нәтиҗәдә, 19 медицина учреждениесе аборт ясауга мөмкинлек бирә торган лицензиядән үз теләкләре белән баш тарткан.
Комментарийлар