16+

Татарстанда актив сайлау хокукына республикада яшәүче 2 928 633 кеше ия

Аңлаешлы итеп, ялыктырмыйча һәм хөрмәт белән: Татарстанда “ИнформУИК” проекты уза.

Татарстанда актив сайлау хокукына республикада яшәүче 2 928 633 кеше ия

Аңлаешлы итеп, ялыктырмыйча һәм хөрмәт белән: Татарстанда “ИнформУИК” проекты уза.

Татарстанда 17 февральдә  “ИнформУИК” проекты башлангыч алды. Бу 15, 16, 17 март көнне үтәчәк Россия Президентын сайлаулары турында гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру буенча масштаблы программа. Ул, мөмкин кадәр күбрәк халыкны колачлап, өйдән-өйгә йөреп чыгуны күздә тота. Проект турында тулырак “Татар-информ” материалыннан укып белегез.

Татарстанда актив сайлау хокукына республикада яшәүче 2 928 633 кеше ия
“ИнформУИК” проекты сайлау комиссияләре әгъзаларының барлык сайлаучылар янына килүен күздә тота. Татарстанда, 2024 ел башына булган мәгълүматлар буенча, актив сайлау хокукына республикада яшәүче 2 928 633 кеше ия. 7 мартка кадәр адреслы мәгълүмат җиткернүне 10 меңгә якын сайлау комиссиясе әгъзасы башкарачак. Алар барысы да тиешле укыту узган. Йорттан йортка йөрүчеләр агитация белән шөгыльләнми, дип ассызыклый Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, алар сайлауларга чакыра, сайлауларның үзе, сайлау участоклары һәм аларның эш тәртибе, цифрлы сервислар хакында сөйли.

Очрашулар мөмкин кадәр уңайлы, ялыктырмыйча, хөрмәт белән уза һәм күп мәгълүмат бирелә, - ди Кондратьев.

 “Информ УИК” ул – мәгълүмати-агарту проекты, дибез. Безнең һәр сайлаучыны сайлауларга чакырасыбыз һәм тавыш бирүдә катнашу турында мөһим сорауларга җавап бирәсебез килә. Һәр сайлаучы да сайлау участогының адресын беләме? Яки сайлаучы тавыш бирү көннәренә ялын планлаштырган дип күз алдына китерик. Аңа сайлауларда ничек катнашырга? Сайлаулар һәм аларның процедурасы турындагы һәрбер сорауга конституцион сайлау хокукын саклауны гарантияли торган төгәл җавап бар. Безнең максат – Татарстанда яшәүче һәр кешене узачак Россия Президенты сайлаулары турында һәм анда катнашуның бар мөмкинлекләре турында хәбәрдар итү”, - дип билгели Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Өйдән-өйгә йөрүчеләргә фатирларга һәм йортларга керү инструкция буенча тыелган
Адреслы мәгълүмат җиткерү ул – өйләр буенча йөрү. Бу хакта белдерүләр йорт подъездлары янында барлыкка киләчәк. Сайлаучылар янына килүнең киңәш ителгән вакыты: эш көннәрендә – 17.00дән 20.00гә кадәр, ял көннәрендә – 10.00дән 20.00гә кадәр. Сайлау комиссияләре әгъзалары фатир һәм йорт эченә керми – бу инструкция буенча тыелган.

Сөйләшү якынча өч-биш минутны ала. Сайлаучыдан бернинди шәхси мәгълүмат бирү һәм документлар күрсәтү таләп ителми. Өйдән-өйгә йөрүчеләрнең сораулары гомуми характер йөртә һәм сайлаучының шәхси тормышына кагылмый.

“ИнформУИК проекты оештыручылары шуны ассызыклый: әгәр дә сайлаучы сөйләшергә теләми икән, участок сайлау комиссиясе әгъзасы, гафу үтенеп, мәгълүмати материалларны калдырып китәчәк. Өй буенча йөрүчеләр сөйләшергә мәҗбүр итә алмый. Әмма сайлаучы үз вакытының биш минутын бүлеп бирсә, алар моңа рәхмәтле булачак.

Сайлау комиссиясе әгъзасын махсус экипировка буенча танып була. Өйдән-өйгә йөрүчедә Россия Президенты сайлауларының зур логотибы төшерелгән ак япма, күренеп торган сайлау галочкасы формасындагы күкрәк билгесе, кулында – язулар өчен планшет. Сайлаучыларга сөйләшүдән соң тарату материаллары – сайлау участоклары адреслары, телефоннары, файдалы цифрлы сервисларга QR-кодлар, кандидатлар турында тулы мәгълүмат калдыралар.

Өйдән-өйгә йөрүчеләр халыкка сайлаулар турында мәгълүмат җиткерүдән тыш, аларның сорауларына да җавап бирәчәк

“Очрашу вакытында сайлау комиссиясе әгъзасы кем икәнлеген әйтергә тиеш. Сез аның документларын – бейджын, сайлау комиссиясенең зәңгәр мөһере куелган таныклыгын яки паспортын сорый аласыз. Закон буенча ул моны үзе эшләргә тиеш түгел, әмма сораган очракта, әлбәттә, күрсәтәчәк”, - дип аңлата Кондратьев.

Өйдән-өйгә йөрүчеләр халыккка сайлаулар турында мәгълүмат җиткерүдән тыш, аларның сорауларына да җавап бирәчәк. Әйтик, авырып китеп үз сайлау участогына килә алмаган очракта сайлауларда ничек катнашырга? “Бу сорауга җавапны  һәр сайлаучы да белми. Шул ук вакытта өйдә тавыш бирү мөмкинлеге барлык сайлауларда да бар, моның өчен үзеңнең участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның телефон номерын ничек белергә? Сайлау комиссиясе әгъзалары бу турыда сөйләп кенә калмыйча, уңайлы белешмәлекләр дә калдыра”, - дип дәвам итә Кондратьев.
Комиссия әгъзалары шулай ук прописка буенча түгел, ә сайлау вакытында булган урыныңда тавыш бирү мөмкинлеге биргән “Мобиль сайлаучы” механизмы турында җентекләп сөйләячәк.

Өйләр буенча йөрүчеләр сайлаучылардан әлеге адрес буенча теркәлгән 18 яшьтән өлкәнрәк яшәүчеләр турында сорарга хокуклы. Бу мәгълүмат  сайлаучылар исемлеген төгәлләштерү өчен кирәк.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе халыкка мәгълүмат җиткерү буенча үткәрелгән эшнең мөһимлеген ассызыклый. “Сайлаучылар белән адреслы эшләү  сайлау көннәрендә үзенең иң мөһим конституцион хокукыннан файдаланачак республикада яшәүче күпчелек халыкка мәгълүмат җиткерергә мөмкинлек бирәчәгенә ышанабыз”, - диләр республика Үзәк сайлау комиссиясендә.

“Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе буларак барлык республика халкын сайлау участокларына килергә һәм иң лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирергә чакырам. Татарстанлыларны 15, 16, 17 март көннәрендә сайлау участокларында көтәбез. Участоклар 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Уңайлы көнне һәм тавыш бирү өчен уңайлы ысулны сайлагыз да үз тавышыгызны бирегез!” – дип йомгак ясый Андрей Кондратьев. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading