Кама Тамагы янында җиңел моторлы самолет һәлакәтендә исән калган бердәнбер пассажирга Республика клиник хастаханәсендә операция ясаганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Скопировать ссылку
Кама Тамагы янында җиңел моторлы самолет һәлакәтендә исән калган бердәнбер пассажирга Республика клиник хастаханәсендә операция ясаганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Пациент хәзер реанимациядә тәүлек әйләнәсе табиблар күзәтүе астында тора.
Башта пациент Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенә алып килгәннәр, биредә аның хәле тотрыкланган, аннан соң аны санавиация вертолеты белән РКБга күчергәннәр.
div>
Исегезгә төшерәбез, шәхси компания Түбән Новгородтан килгән гаилә өчен һава экскурсиясе үткәргән. Бер версия буенча, янәсе, пилот куркыныч трюк башкарган яки идарә итүне очу хокукы булмаган пассажирларның берсенә тапшырган. Һәлакәт аркасында, гаилә башлыгы гына исән калды. Аның тормыш иптәше, аларның 11 яшьлек кызлары һәм пилот һәлак булган.
Комментарийлар