16+

Татарстанда автокран күтәрткече эшчене сытып үтергән

20 февраль иртәсендә Әлмәттә «Яңа Технологияләр» җәмгыятендә слесарь булып эшләүче 46 яшьлек ир һәлак булган.

20 февраль иртәсендә Әлмәттә «Яңа Технологияләр» җәмгыятендә слесарь булып эшләүче 46 яшьлек ир һәлак булган.

Татарстан прокурорының массакүләм мәгьлүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләвенчә, тимер торбаларны бушатканда ир-ат өстенә автокран күтәрткече килеп төшкән.

Алган җәрәхәтләрдән слесарь табиблар килгәнче үк җан биргән. Әлеге вакыйга урынына Әлмәт прокуроры урынбасары Илнур Габдурахманов чыккан.

- Күзәтчелек ведомствосы белгечләр белән берлектә предприятиедә хезмәтне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк һәм моңа нигез булган очракта җавап чаралары күрәчәк, — дип хәбәр итә прокуратураның матбугат үзәге.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading