16+

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьдә узачак

Якшәмбе көнне, 29 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында 2024 елда йомгаклау ярминкәләре узачак.

Якшәмбе көнне, 29 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында 2024 елда йомгаклау ярминкәләре узачак.

Алар «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстанда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьдә узачак. 

Республика халкы ярминкәләрдә ит, каймак һәм сөт, казылык, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр һәм Татарстан фермерларының башка продуктларын сатып ала.

Ярминкәләр 14 сентябрьдә эшли башлады. 22 атна йомгаклары буенча бер миллиард 614 миллион сумлык продукция сатылган. Бу 7127 тонна яшелчә, 397 тонна сөт, 911 тонна шикәр, дүрт миллион 218 мең тавык йомыркасы һәм 1754 тонна ит.

Ярминкәләрне оештыру өчен 19 мең берәмлектән артык техника кулланылган.

Республикада киләсе ярминкәләр киләсе елның мартында ук узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading