16+

Татарстанда балаларга һәм яшүсмерләргә бензин сатуны тыю планлаштырыла

Инициатива питбайкларда һәм башка мототранспортта балаларның авариягә юлыгу очракларының артуы белән бәйле.

Инициатива питбайкларда һәм башка мототранспортта балаларның авариягә юлыгу очракларының артуы белән бәйле.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе республикада ягулык салу станцияләрендә балаларга һәм яшүсмерләргә ягулык сатуны тыю инициативасы белән чыгарга планлаштыра. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Мототранспорт, питбайк, квадроцикл йөртүче балалар катнашында аварияләр арту сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе республика территориясендә 16 яшькә җитмәгән затларга АЗСта мотор ягулыгын сатуны тыюны билгеләү инициативасы белән чыгачак», — дип сөйләделәр ведомствода.

Бу тәкъдим Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан декабрьдә Татарстан Министрлар Кабинетының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узачак утырышында әйтеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading