16+

Татарстанда бер ир низаг вакытында әнисен якларга чыккан улына пычак белән кадаган

Татарстан буенча тикшерү органнары Лениногорск районында яшәүче 56 яшьлек иргә карата «Кеше үтерүгә омтылыш ясау» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта ведомство җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 18 октябрьдә районның бер авылында яшәүчә әти-әнисе янына 32 яшьлек уллары кунакка кайткан. Ниндидер мизгелдә ир белән хатын бәхәсләшә башлый, ә уллары әнисен яклап алар арасына керә. Әти кеше улына: "кире шәһәреңә кит" дип кычкыра. Ир әтисе өстенә урындык белән кизәнә, тик тегесе аны тартып ала һәм улының күкрәгенә пычак белән кадый. Зыян күрүчене хастаханәгә илткәннәр. Шикләнелүче үз гаебен өлешчә генә таныган. Тикшерү бара.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading