16+

Татарстанда беренче миллион тонна ашлык суктырылды

Республикада урып-җыю кампаниясе көннән-көн кыза бара.

Республикада урып-җыю кампаниясе көннән-көн кыза бара.

Барлык районнарда бөртеклеләр җыялар, бүгенге көнгә 1 млн 82 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык – гектарына 40 центнер. 5 августка бөтен республика буенча 125 мең тонна авыл хуҗалыгы культуралары суктырылган. Бүгенгә бөртеклеләр 270 мең га мәйданда суктырылган, бу планнан 24 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Иң күп мәйданда Лениногорск, Минзәлә һәм Әлки районнарында суктырылган – барлык мәйданның 40 проценттан артыгы. Иң югары уңдырышлылык Тәтеш, Аксубай, Зәй һәм Мамадыш районнарында – гектардан 50 центнердан артык.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading