16+

Татарстанда биш елда мәдәният учреждениләренә йөрүчеләрнең саны 1,5 тапкырга арткан

Быел “Мәдәният” илкүләм проектның гамәлдәге вакыты тәмамлана.

Быел “Мәдәният” илкүләм проектның гамәлдәге вакыты тәмамлана.

Әмма ул башка илкүләм проектлар кысаларында гамәлгә ашырылачак, дип билгеләп үтте мәдәният министрының беренче урынбасары матбугат очрашуында.

Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектының биш ел эшләү дәверендә мәдәният учреждениләренә йөрүчеләрнең саны бер ярым тапкырга арткан. Саннар беән әйткәндә, бер елга 57 миллионан 90 миллионга кадәр. 

– Программа үсешенең драйверы "Пушкин картасы" булды, аны гамәлгә ашыруның абсолют күрсәткечләре буенча республика, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Краснодар краеннан гына калышып, дүртенче урында, – диде спикер. 

Быел Татарстан, илкүләм проект кысаларында, мәдәният өлкәсендәге берничә эре чара уздырган. 

"Мәдәни мохит" төбәк проекты быел ундүрт яңа объектны торгызырга булыша. Яшел Үзән театры һәм Баулы төбәк музеенда капиталь ремонт ясала. Тагын өч музей техник яктан җиһазланылачак. Алабуга, Чүпрәле, Кукмарада яңа модульле китапханәләр барлыкка киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading