16+

“Татарстанда бөтен нәрсә дә халык өчен эшләнә”

Бу фикерне Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле Элла Памфилова әйтте.

Бу фикерне Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле Элла Памфилова әйтте.

- Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча зур эшләр алып барыла. Сездә бөтен нәрсә дә системага салынган һәм алар республика халкы өчен эшли. Халыкны торак белән тәэмин итү программасы гына да ни тора. Бюджет өлкәсендә аз акча алып эшләүчеләр өчен социаль ипотека программасы эшләп килә. Сезнең шушы тәҗрибәне Россиянең башка төбәкләренә дә кертәсе иде. Кеше хокукларын яклау дигәндә, иң беренче чиратта аны яшәү урыны белән тәэмин итү бурычы тора, - диде ул.

Элла Памфилова Казанга Идел буе федераль округының Россия субъектларында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкилләрнең координацион советы утырышына килде. Утырышның төп темасы Татарстанда торак проблемаларын хәл итү тәҗрибәсе белән танышу иде. Элла Памфилова үзенең чыгышында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, Татарстанда кеше хокуклары вәкиле институты эше, төбәктә кеше хокуклары үтәлеше мәсьәләләре хакында фикерләшүләрен хәбәр итте.

- Бу бик мөһим очрашу булды, чөнки Татарстанда кеше хокукларын яклау институты зур статука ия. Медик-социаль экспертиза үзәген карадым. Анда барысы да халык өчен эшләнгән. Россиядә башка моның кебек үзәкләр юк. Күп кенә чит илләрдә дә булырга туры килде, әмма берсендә дә мондый медик-социаль реабилитация системасын күргәнем булмады. Шәхси клиникалар бар, әлбәттә, әмма дәүләтнеке саналганы юк, - диде ул.

Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин исә утырышта катнашучыларга республикада 2014-2018 елларга Кеше хокуклары буенча стратегия гамәлгә куелуын, "Халык контроле" проектының уңышлы эшләп килүен, аның дәүләт белән халык арасындагы элемтәнең нәтиҗәле звено булып торуын сөйләде.

- Республикада хокук саклау өлкәсендәге эшләр даими характерга ия. Безнең төп бурычыбыз - республика халкының мәнфәгатьләрен яклау, - диде ул.

Башка төбәкләрдән килгән вәкилләр исә чыгышларында үз җирлекләрендә булган проблемалар турында сөйләде. Аерым алганда, аларны торак мәсьәләсе, төрмәдә утыручыларның эш белән тәэмин ителмәве, тикшерү изоляторында ятучыларның яшәү шартлары начар булуы, эшсезләрнең күплеге борчый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading