Бер килограмм помидорның бәясе 150 сумга якынлаша.
Бер атна эчендә республика кибетләрендә берьюлы берничә төр продукт кыйммәтләнде. Бу хакта Татарстанстат тарафыннан әзерләнгән һәм бастырылган докладта хәбәр ителә.
Татарстанда чөгендер, атланмай һәм помидор кебек продуктларга бәяләр күтәрелде. Аларга бәяләр 141,72 –150 сумга тирәсе булган.
Аның каравы, Татарстанда тавык йомыркасына бәяләр төшүен дәвам итә. Соңгы җиде көндә ул 59 процентка арзанайган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар