16+

Татарстанда эшмәкәрлек өлкәсендә топ-3 юнәлеш аталды

Татарстанда 174886 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты исәпләнә.

Татарстанда 174886 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты исәпләнә.

Республикада кунакханәләр ачучы эшмәкәрләр саны арткан. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 52 нче утырышында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, икенче урында сату өлкәсе һәм логистика тора. Шулай ук санкцияләр тәэсире нәтиҗәсендә, IT-өлкәдә эшләүче эшмәкәрләр саны үсүе күренә.

Гомумән алганда, быелның 10 нчы мартына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 174886 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты исәпләнә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 3,9 процентка күбрәк.

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, шәхси эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүчеләр 10,4 процентка арткан һәм 860 меңнән артып киткән.

Моннан тыш үзмәшгульләр саны да үсештә. Аларның саны узган ел азагында 306 меңнән артты, диде Фәрит әфәнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading