16+

Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү кертеләчәк

Бу сукбай этләр санын контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.

Бу сукбай этләр санын контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.

Татарстан Дәүләт Советы бүген хайваннар белән эш итү өлкәсендәге республика канунының этләрне ирекле теркәүне регламентлаучы аерым пунктларын гамәлдән чыгарды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, депутатлар алдында чыгыш ясап, караучысыз калган этләр санын киметергә кирәклеген билгеләп үтте.

Учреждение мәгълүматларына караганда, республикада ирекле рәвештә ветеринария учреждениеләрендә сигез ел эчендә барлыгы 14 016 эт теркәлгән, ягъни гомуми уртача санның 12 проценты.
Киләсе адым йорт хайваннарын тотуга өстәмә таләпләр раслау һәм этләрне мәҗбүри теркәү булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading